Бүген Дәүләт Советында 22-24 октябрьдә Казанда узачак мөһим сәяси вакыйга – БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммиты уңаеннан чыгарылган «БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының Казанда очрашуы» маркасына мөһер сугу тантанасы булды. Мөһерне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм «Россия почтасы» Татарстандагы төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов куйдылар.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, маркага мөһер сугып һәм конвертка үз имзасын куеп, 22 октябрьдә башланачак БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитының әһәмиятен билгеләп үтте. “Юбилей яки әһәмиятле дәүләт даталарына чыгарылган почта маркаларына махсус мөһер сугу – мөһим тарихи вакыйга, – диде парламент башлыгы. – Конвертларда махсус сугылган мөһер бер генә көн әйләнештә була һәм аларга аерым кыйммәт бирә. Татарстанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитын кабул итү тапшырып зур ышаныч һәм хөрмәт күрсәтелде. Безнең республика җир шары халкының яртысыннан артыгы яши торган илләрнең җитәкчеләрен һәм рәсми делегацияләрен кабул итә, аларның икътисадлары дөньякүләм тулаем эчке продуктның 50% тан артыграгын тәшкил итә. Саммит тигез хокуклылык һәм гаделлек принципларында глобаль, күп яклы хезмәттәшлекне алга таба ныгытуга үз өлешен кертер дип ышанам. Ә аның турында истәлек кабул ителгән карарларда һәм имзаланган документларда гына түгел, ә безнең борынгы һәм мәңге яшь Казанның төзекләндерелгән урамнарында һәм менә шундый маркаларда да сакланачак».
Казанда БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыклары очрашуына атап чыгарылган почта маркасын Казан Кремле күренеше һәм БРИКС саммитының рәсми символикасы бизи.
БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының Казанда очрашуына багышланган нәфис маркировкалы конверт һәм махсус мөһер РФ Президентының «2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча оештыру комитеты турында»гы Указын үтәү йөзеннән эшләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез