Казанда узган БРИКС Уеннары ярышларын социаль челтәрләрдә 1 млрд артык кеше караган. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, 17 миллион тамашачы әлеге чараны телевидение һәм онлайн трансляцияләр аша күзәткән. «Социаль челтәрләрдәге аудиториянең гомуми күрсәткече 1 миллиардтан артык кешене тәшкил итте», - диде ул.
Онлайн-тамашачылардан тыш, Казанда узган ярышларга 155 мең җанатар килгән.
«БРИКС Уеннары һәркем өчен онытылмаслык спорт бәйрәме булды. Без барлык кунаклар һәм катнашучылар аны бары тик уңай яктан гына истә калдырыр дип ышанабыз. Бу ярышлар гына түгел, ә дуслык, үзара хөрмәт символы да иде», – диде Линар Гарипов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез