Казанда узачак БРИКС Уеннарына 20 меңнән артык билет сатылган. Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург тамашачылары аеруча актив. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов әйтте.
Министр искәрткәнчә, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербургтан тыш, билет сатып алучылар Төмән, Краснодар, Ростов, Чиләбе, Екатеринбургтан да бар. Чит илләр дигәндә, БДБ илләрен атадылар. «Уеннарга кадәр әле 1 айлап вакыт бар, шулай да, 20 мең билет сатылган инде. Яңа проект өчен бу бик яхшы. Барлыгы 100 меңләп билет сатуга чыгарылган иде. Билет сатып алу эшен алдан кайгыртуыгызны сорыйм», – диде министр.
Искәртеп узыйк: билетларны бары тик Уеннарның рәсми сайты һәм kassir.ru сайтыннан алырга киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез