Казанда 10-26 июнь көннәрендә узачак БРИКС Уеннарына 5 меңнән артык катнашучы килер дип көтелә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов әйтте.
Министр билгеләп үткәнчә, 12 июньдә Уеннарның рәсми ачылышы көтелә. 23 июньдә исә ябылу тантанасы узачак.
Владимир Леонов сүзләренчә, хәзергә булган мәгълүмат буенча, ярышларга 60лап илдән 5 меңнән артык катнашучы килер дип көтелә. Турнир спортның 29 төре буенча узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез