Шимбә көнне Казанда +21 градуска кадәр, Татарстанның көнчыгыш районнарында +20 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
«Явым-төшем бик аз күләмдә генә төнге сәгатьләрдә булыр дип көтелә, ә көндез республикада, шул исәптән Казанда, явым-төшем көтелми», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Якшәмбе көндез Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.
«Казанда температура +18 градуска кадәр күтәреләчәк, ә тулаем, республика буенча температура +16..+18 градус җылы булыр дип көтелә. Татарстанның көньяк-көнчыгышында термометр баганалары +19 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк», - дип билгеләде Ильин.
Республикада, шул исәптән ТР башкаласында, якшәмбе көнне явым-төшем көтелми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез