21 март көнне шәһәрлеләрне Бөтендөнья шигърият көненә багышланган ачык микрофонга чакыралар. Теләгән һәркем үз әсәрләрен яки башка авторларның яраткан шигырьләрен укый алачак. Теләсә кайсы телдә чыгыш ясарга мөмкин булачак.
Чара 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортында түбәндәге адрес буенча башлана: Островский ур., 15. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк.
Якшәмбе, 23 мартта, Салих Сәйдәшев музеенда «Гобәйдуллина: тавыш тудырып» музыкаль программасы планлаштырылган. Композитор София Гобәйдуллина истәлегенә багышланган очрашуда музей кунаклары аның әсәрләре белән хозурлана, иҗатчының музыкаль теле үзенчәлекләре, фәлсәфи һәм рухи эзләнүләре турында белә алачак. Очрашуның модераторы – композитор Миләүшә Хәйруллина.
Вакыйга 15:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле. Шәһәр кешеләрен Горький урамы, 13 адресы буенча көтәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез