Кыш кышка охшап килсә, салкынга өйрәнәсең инде. Кырык градуска җитсә дә, артык исең китми. Көн саен шулай ич, ә синең киемнәр әзер, кәеф көйләнгән. Тик менә көннәр җылы торып, кинәт кенә суытып җибәрсә, бу дөньядагы иң ачы салкын булып тоела. «Ходайның ачы каһәре яусын», – дигән тәгъбир бар бит әле... Менә шул «Ходайның ачы каһәре» яугандыр кебек була. Кәбестә кебек кат-кат киенсәң дә, тәнеңә җылы керми. Чөнки күңел көйләнмәгән, организм салкынны күтәрерлек хәлдә түгел.
Менә шундый көннәрнең берсендә шәһәр урамы буйлап китеп барам. Бүрек колагы төшкән, бияләй эчендәге куллар кесәгә тыгылган, аякта җылы итек. Тәртип инде, кыскасы – бернинди салкын да ник тудың дип бәйләнерлек түгел. Кинәт нидер булды... Атлап барган җирдән дөнья сәер булып күренә башлады. Нәрсәдер дөрес түгел иде. Мин моны башта аңламыйча тордым. Аңлагач, ышана алмый азапландым. Ышанырлык та түгел иде. Чират! Бер киоск төбеннән озын чират сузылып киткән.
Безнең өчен чират хәзер чынлап та сәер, хәтта гадәттән тыш күренеш. Аны очратырга теләсәң, сырхауханәгә генә барырга кирәк. Анда – бар. Ә башка урыннарда чират дигән нәрсә юк. Ә бу кадәр озыны төшкә дә керә алмый. Хәтта ул иң куркыныч төш яки саташу булса да.
Ә монда... Урамдагы бер киоск төбендә... Әллә ничә метрлы албасты кыяфәтендә... Чират. Кешеләр кулларын ышкый-ышкый, пирчәткәләренә өрә-өрә биешеп басып торалар. Яннарына килдем боларның. Шушы ачы салкында бии-бии торырлык булгач, нәрсә саталар икән? Андый-мондый гына нәрсә түгелдер инде...
Юк, әллә нәрсә булып чыкмады. Шәүермә икән. Мин инде кул селтәп борылып киткән идем, кире борылдым:
– Нинди шәүермә соң ул?
Хәзер бит әллә нәрсәләрнең әллә нинди төрле сортлары бар. Бәлки, бу да шундый асыл нәрсәдер. Юкка гына җыелмаган ич инде шулкадәр халык. Күпчелек һәрчак хаклы була, диләр бит. Бәлки, болар да хаклыдыр... Тик уемны чират очында торган апа бүлде:
– Гади шәүермә инде, нинди булсын...
Мин мондый җавап көтмәгән идем, уңайсызланыбрак калдым.
– Ә ни өчен шундый чират?
Апа миңа сәерсенебрәк карап куйды, тик тупас сүз әйтмәде.
– Бушка бирәләр, – һәм минем аңгыраеп торуымны күреп зур канәгатьлек белән ярып салды. – Акча түләми аласың!
Мин чиратка тагын бер күз салдым да ары киттем. Хәтта мин дә белгәч, беркемгә дә сер түгелдер инде ул: ярата безнең халык бушка биргәнне. Ул бөтен нәрсәне дә гел бушка алырга тели. Талап алмый инде, ояла... Әйбәт булып күренергә дә кирәк бит әле. Тотылмыйча урлау мөмкинлеге булса, анысын читкә куймый. Тик мондый мөмкинлек сирәк эләгә. Шуңа ул алдарга, хәйләләшергә тырыша. Кайчак мескенгә салыша, жәлләтә. Кайвакыт салпы ягыңа салам кыстыра. Кыскасы, үзенә кирәк яки кирәкмәгән нәрсәне бушлай кулга төшерү өчен барысын да эшли ала. Ә бу юлы берни дә эшлисе түгел. Тик торганнан бушлай бирәләр. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыра алмый инде ул. Шәүермә булса ни! Бөтенләй кирәкмәсә ни! Аның каравы бушка! Бушлай, аңлыйсыңмы?..
Шуңа күрә, чиратның озынлыгына гаҗәпләнергә кирәкми иде. Мин гаҗәпләнмәдем дә. Эшләремне эш итәм дип, беркадәр вакыт узды. Кире әйләнеп кайтканда да юлым шул киоск яныннан уза. Анда һаман чират иде әле. Ә теге, минем белән сөйләшкән апа, чиратның уртасында гына басып тора. Күшегеп беткән инде, мышкылдап та ала, ә күзләре ялтырый.
– Нәрсә, бик акрынмыни? – дип көлемсерәдем мин. – Үзең әзерләп ашарлык вакыт узды ич.
Теге үзенең акыллылыгын ассызыкларга теләгән бер кыяфәт белән сумкасына ымлады:
– Әллә ничәнчегә басам инде. Менә сумканың яртысы диярлек!
Мин сүз озайтып тормадым. Салкын иде.
Берничә көн узгач, тагын урамда очраштык. Ул аптекадан чыгып килә иде. Мине күрү белән зарланырга тотынды:
– Әй, дарулар бигрәк кыйммәт хәзер, ничек яшәргә белгән юк... Өч көн интеккәч, аптырап килдем инде. Менә, өч меңлек дару төяп җибәрделәр. Юньле чир булса бер хәл әле, салкын тигән өчен бит!
«Шәүермә...» – дип уйлап куйдым мин.
Бу дөньяда бар нәрсә өчен дә түләргә кирәк. Ә бушлай килгәннәре өчен – ким дигәндә икеләтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез