Бу елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре 7,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйткән.
“Картлык буенча иминият пенсиясе – пенсиянең иң киң таралган төре. Татарстанда аны 1 миллион 30 меңнән артык кеше ала. 7,3 процентка индексацияләү нәтиҗәсендә, республикада иминият пенсиясенең уртача күләме 1617 сумга артып, 23 777 сумга җитәчәк. Бу – уртача күрсәткеч икәнен дә искәртик”, – дигән ул.
Эдуард Вафин сүзләренә караганда, пенсияләр автомат рәвештә индексацияләнә. Ягъни, моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез