2025 елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанның дәүләт бурычы 99,2 миллиард сум тәшкил иткән. Ел башы белән чагыштырганда, бу – 12 процентка кимрәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканын финанс министры Марат Фәйзрахманов әйтте.
“Дәүләт бурычын гамәлдән алу юнәлешендә планлы эш алып барылуын искәртеп узасым килә. Быел федераль бюджет кредитлары буенча субъектларның бурычының өчтән ике өлешен гамәлдән алу турында Россия Президенты тарафыннан куелган бурыч гамәлгә ашырыла”, – диде министр.
Марат Фәйзрахманов Татарстан бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр керүе турында да хәбәр итте. “Быелның беренче өч аенда физик затлар керемнәренә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 38,1 миллард сум, оешмалар мөлкәтенә салым – 11,3 миллиард сум күләмендә керде. Бюджетка акцизлар кереме – 10,2 миллиард сум, ә республиканың берләштерелгән бюджетына тулаем керем 5,6 миллиард сум тәшкил итте”, – диде Марат Фәйзрахманов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез