«Бу – минем туган авыл!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле!

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Ниһаять, күптән көткән көн килеп җитте:

«Бу – минем туган авыл!» бәйгесенә нәтиҗә ясалды!

Редакциягә алты номинацияне дә колачлаган 200дән артык язма килде. Бу бәйге  белән сезнең дә, үзебезнең дә күңел кылларын кузгаттык булса кирәк. Безнеңчә, кулына каләм тоткан һәркем йөрәгеннән чыккан сүзләрне язарга, тарих битләрен актарырга ашыкты. Язмаларның кайберләрен укыганда, ирексездән күздән яшьләр тамган чаклар да булды. Гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки һәр хатта – кеше язмышы. Туган авылыгызга, авылдашларыгызга, туганнарыгызга битараф булмавыгыз өчен  зур рәхмәт сезгә! Без дә сезнең белән бергә  тагын бер кат авыл сулышын тойдык, күп яңалыклар белдек, искиткеч кешеләр белән таныштык. Бигрәк тә мәктәп яшендәге балаларның, кулларына каләм алып, ил язмышы өчен борчылулары, нәрсәне булса да үзгәртергә тырышып, фикерләрен җиткерүләре  сөендерде.

Баш мөхәрриребез Гөлнара Сабирова җитәкчелегендәге жюри әгъзаларына эшләү җиңел булмады, чөнки яхшы дип табылган язмалар шактый булып чыкты. Шуңа күрә берничә тапкыр утырып сөйләштек, киңәшләштек. Кат-кат укыдык. Тиешле шартларга ни дәрәҗәдә туры килгәнен тикшердек. Минем язма газетада басылмады, димәк, игътибарга алынмагандыр, дип уйлый күрмәгез. Жюри әгъзалары хатларның барысын да укып чыкты һәм бәя бирде. Тагын 70тән артык хатны бастырырга өлгермәдек. Аларның барысы да газета битләрендә урын алачак.

Бәйгенең нигезләмәсендә бәян ителгәнчә, беренче урыннарны яулаган җиңүчеләр янына якын арада бүләкне тапшырырга үзебез килеп чыгарга уйлыйбыз. Очрашу урыны язма герое яшәгән җирлектә тәгаенләнә. Ә кызыксындыру бүләкләре алучы укучыларыбызны һәм яшь авторларны редакциягә чакырырга ниятлибез. Бездән хәбәр көтегез!

[yotuwp type="videos" id="ZKZljPrjuVA" ]

«Авыл рухы»

I урын – 50 мең сум

Гөлүсә Батталова (Әтнә, Түбән Шашы – Күәм),

«Байлар өйдәме?!» язмасы өчен (№39, 20 март).

Кызыксындыру бүләкләре – 10 мең сум

Фәйрүзә Исмәгыйлова (Әгерҗе, Салагыш),

«Туган авылым, хуш инде» язмасы өчен (№117, 14 август).

Гөлназ Шәмси (Мөслим, Иске Карамалы),

«Безгә җавап тотасы» язмасы өчен (№129, 4 сентябрь).

«Без бит авыл яшьләре»

I урын – 50 мең сум

Рушания Шәяхмәтова (Мөслим),

«Мөслим кырмыскасы» язмасы өчен (№51, 10 апрель).

Кызыксындыру бүләкләре – 10 мең сум

Рушания Низамова (Аксубай, Яңа Дума);

«Куанасы иде язмышка» язмасы өчен (№28, 28 февраль).

Әнисә Һадиева (Балтач, Арбор),

«Без – данлыклы «Әҗмән» нәселенең дәвамчылары» язмасы өчен (№64, 8 май).

«Игелекле авылдашым»

Жюри бу номинациядә икенче турга чыккан язмаларны бертигез бәяләргә дигән карарга килде. Премия күләме – 20 мең сум

Гомәр Кадыйров (Чирмешән, Әмир),

«Киләчәккә күпер салучылар» язмасы өчен (№28, 28 февраль).

Энҗе Исмәгыйлова (Яшел Үзән, Бакырчы),

«Бакырчыда таңнар ата» язмасы өчен (№122, 22 август).

Рамил Сәлахов (Актаныш, Чуракай),

«Илнең терәге – ир-егеттә» язмасы өчен (№105, 22 июль)

Кызыксындыру бүләге – 10 мең сум

Фәүзия Илһамова (Сарман, Мортыштамак),

«Мин шәһәрдә яши алмадым» язмасы өчен (№137, 18 сентябрь).

«Иң яшь автор»

Минтимер Хафизов (Түбән Кама) – 10 мең сум,

«Саф чишмәле, хатирәле, бер кешеле Оштарма» язмасы өчен (№90, 26 июнь).

Назлыгөл Камалова (Алексеевск, Кыр Шонталысы)10 мең сум,

«Бабам сабаклары» язмасы өчен (№28, 28 февраль).

«Җир кешесе»

I урын – 50 мең сум

Венера Сабитова (Актаныш, Киров),

«Кайтыгыз, торналар» язмасы өчен (№140, 23 сентябрь).

Кызыксындыру бүләкләре – 10 мең сум

Лимара Мөхәммәдиева (Арча, Курсапочмак),

«Татлы авыл һавасы» язмасы өчен (№51, 10 апрель).

Әсгат Сәгытдинов (Азнакай),

«Имән кебек булырга» язмасы өчен (№116, 12 август).

«Без – авылдан»

I урын – 50 мең сум

Рәмзия Галләметдинова (Нурлат,  Иске авыл),

«Иске авылда яңа тормыш башланды» язмасы өчен (№37, 17 март).

Кызыксындыру бүләге – 10 мең сум

Рәйсә Муллаәхмәтова (Мамадыш, Кече Сон),

«Кешене кеше итү өчен... сыныйлар» язмасы өчен (№106, 24 июль).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

бәйге конкурс

Көн хәбәре