Бу нәселдә – 23 укытучы. Аларның хезмәт стажы – 651 ел, барлыгы 12 меңнән артык укучыга белем биргәннәр, һәм әле дә бу юлны дәвам итүчеләре бар. Татарстан Дәүләт Советының Архив эшләре буенча комитетының «Шәҗәрә» фестивалендә җиңү яулаган Теләче районыннан Әскәровлар нәселе турында сүзебез.
Укытучылар
– Үзләренең бөтен гомерен, көчен, акылын, белемен халыкка хезмәт итүгә багышлаган, үз һөнәрләрен балаларына тапшырып килгән укытучылар династиясе дүрт буынны үз эченә ала, – дип сөйли, нәсел-нәсәпне бергә туплап, бәйгедә катнашуларын оештыручыларның берсе Румия Кәримова. – Аның чишмә башы ерак бабабыз Һадинең кызлары Мөсәвәрә, Фәния, Фатихага барып тоташа. Дөресрәге, Һади бабайның үзенә. Ул укытмаган, әмма туган авылы Тәмте-Мәтәскәдә башлангыч мәктәп салдыру эшен башлап йөргән кешеләрнең берсе. Ничектер шулай район җитәкчесе авылга килгәч, ул кыяр-кыймас кына болай дип сүз ката: «Безнең балалар һаман да элеккеге манарасы киселгән мәчет бинасында укый. Ничек тә шуларга яңа мәктәп салдырырга иде. Килешеп бетми...» Һәм мондый җавап ишетә: «Һади иптәш, синең кызларың – укытучылар. Алынсыннар бу эшкә, бездән рөхсәт. Булдыра алган кадәр ярдәм итәрбез». Әйткән сүз аткан ук булып чыга.
– Фәния – минем әнием һәм беренче укытучым да, – дип әңгәмәне дәвам итә Энҗе апа Нурмөхәммәтова. – З9 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Әтием Ибраһим белән биш бала тәрбияләп үстерәләр, һәркайсына югары белем бирәләр. Бишебез дә язмышыбызны укытучы һөнәренә бәйләдек.
Әлеге нәселдәге педагоглар арасында Россия Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр, хезмәт ветераннары, «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү», «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе ияләре, «Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре», Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, яшь буынга көрәш серләрен төшендерүдә 20 дән артык фәнни хезмәт авторы да бар. Мөгаллимнәрнең һәркайсы үз һөнәренә тугрылыклы, намус белән хезмәт куя.
– Олы абыебыз Әмир Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Югары Кибәхуҗа мәктәбендә башлап җибәрә. Соңрак Алан, Олы Мәтәскә урта мәктәпләрендә эшли. Аның тормыш иптәше Фирдәвес тә – югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Үзем дә инде 43 ел Олы Мәтәскә урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укытам. Сеңлебез Ләйсән, Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, 12 ел гомерен укытучылык хезмәтенә багышлады. Төпчегебез Сөмбелнең дә укытучылык эшендә 24 еллык стажы бар. Династия оныкларда да дәвам итә. Өч балам да әлеге юнәлеш буенча белем алды. Бүген кызым Алсу – Казан шәһәре Совет районындагы 119 нчы балалар бакчасында нәниләргә татар телен өйрәтә.
Һади бабайның өч кызыннан башланган нәсел дәвамчылары республикабызның төрле почмакларына таралган. Шуларның берсе – Татарстанның атказанган укытучысы Руфинә Гәрәева.
Көрәшчеләр
– Ә менә Венер абый турында аерым сөйләргә кирәктер, чөнки ул – Теләчедә көрәшчеләр үстерүгә зур өлеш керткән укытучы, педагог, тренер, – дип сүзен дәвам итте Энҗе апа. – Аның укучылары арасында ике дөнья чемпионы, спорт мастерлары, күп тапкыр республика чемпионнары, призерлары бар.
Венер абыебызның «җил»е нәселебезне чын спортчылар командасы итте. Ике егетебез – район, республика, Россия, дөнья чемпионнары әзерләгән тренерлар – Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәрләре. Арада район чемпионы һәм республика призерлары да байтак. Айрат Гәрәев – көрәш буенча республика чемпионы, халыкара категорияле хөкемдар. Азат Нурмөхәммәтов – көрәш буенча Россия, дөнья чемпионы, Россиянең халыкара класслы спорт остасы, халыкара категорияле хөкемдар, Ислам илләре берләшмәсе халыкара премиясе иясе. Булат Гәрәев – шулай ук татарча көрәш алымнарына өйрәтүче тренер.
Гореф-гадәтләр
– Без нәселебез, әби-бабайларның һөнәр-кәсепләрен, гаиләдәге гореф-гадәтләрне балаларыбызга тапшыру өчен бар тырышлыгыбызны куябыз, – ди Әскәровлар. – Инде оныклар шәһәр җирендә үссәләр дә, ике арага тузан төшермибез, төрле гаилә җыеннарына да бергәләп йөрибез. Аралашсыннар, ишетеп-күреп үссеннәр, дибез. Гаиләбез традицияләргә дә бик бай. Балаларыбыз буыннан буынга тапшырылып килә торган гаилә ядкәрләре турында да белеп үсәләр. Шундый милли рухта тәрбияләүнең күркәм нәтиҗәләре дә күренә. Арада «Татар сүзе», «Җәлил укулары», «Татар егете» кебек дәрәҗәле бәйгеләрнең җиңүчеләре дә бар.
– Бервакыт шулай әтиебез бер кәгазьгә кулдан гына хәтерендә калган әби-бабайларыбызның исемнәрен тезеп чыкты. Шәҗәрә дигән нәрсә белән кызыксынуыбыз шуннан башланды бугай, – дип искә ала Энҗе апаның кызы Алсу. – Еллар узгач, энебез Азат бу эшкә ныклап алынып, Казан, Мәскәү архивларында булып, әтиебез ягыннан да, әниебез ягыннан да шәҗәрә төзеде. Эш барышында ерак бабаларыбыз турында бик күп мәгълүмат белән таныштык. Әбиебезнең абыйсы Хатыйпның Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганын белсәк тә, тормышы турындагы нечкәлекләр онытылган иде инде. Әнисе Зәйнәп әби улына багышлап бәет чыгарган булган икән. Аны да таптык.
Ядкәрләр тагын да бар әле. Бер әбиебездән сандык калган, бабайның гармунын да кадерләп саклыйбыз. Бәйгедә әнә шул ядкәрләрдән күргәзмә дә төзедек. Үзебез яратып пешергән ризыклардан өстәл әзерләдек. Әйтергә кирәк, болар барысы да – бердәмлекне таләп итә торган гамәлләр.
Җиде бабабыз да шушы җирдә яшәгәнлектән, нәселебездә авыл хезмәтчәннәре зур өлеш алып торган. Әле хәзер дә бу өлкәдә хезмәт куючылар, атказанган мал табиблары бар.
Һади бабай да тирә-якта дан тоткан тегүче булган. Арба тартып йөргән бу эш остасын авылларда бик көтеп алганнар. Әнисе Бану чиккән калфакны гел үзе белән йөрткән. Ул хәзер дә мирас булып саклана. Тегү сәләте әбиебездә дә бар иде. Туксанынчы елларда оныкларына хәтта пәлтәләргә кадәр тегеп кидерде. Хәзер инде заманалар үзгәрү, башка юнәлешләрдә эшләү сәбәпле, кул эшләре белән мавыгырга әллә ни вакыт җитми. Әмма бу шөгыльне бөтенләй төшеп калды дип тә әйтеп булмый. XIX гасырдан килгән тегүчелек эше бүген дә эзен югалтмый. Татар халкының күрке булган, дөнья күләменә танылган «Казан сөлгесе» бренды – киленебез Гөлнара Нурмөхәммәтова хезмәте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез