Газетага язылу

Буа районында суга түләү тәртибе ничек үзгәрә? – Белгеч җавабы

«Моңа кадәр авыл халкы торбаларны үзе төзәтеп, сулы булып яшәдек. Хәзер безнең авылда су өчен «Водоканал» җаваплы булачак. Ярар, әлеге оешмага бирсеннәр, ди. Әле бернинди килешү дә төзелмәгән, ә акчаны октябрь башыннан түләргә кирәк булачак, диләр. Бүген әйттеләр дә, айның береннән түләргәме? Әле бит счетчик та куелмаган. Тәртибе ничек икән?» дип сорый Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылынан Әлфия Гыймадова.

Динә Абдрахманова, Буа районының Яңа Чәчкап авыл җирлеге башлыгы:

– Район башкарма комитеты карары нигезендә, иллеләп авылны су белән тәэмин итүне «Буа электр челтәрләре» оешмасы үз җаваплылыгына ала. Авария очраклары «Водоканал» оешмасы карамагында булачак. Бу – су җиһазларын карап тоту системасы үзәкләштерелә дигән сүз. Әле килешүләр төзелмәгән. Шушы көннәрдә генә халыкка аңлатып, счетчиклар урнаштырырга тәкъдим иттем. Аны куймаган очракта норматив буенча түләргә туры киләчәк, түләве дә күбрәк булачак. Акчаны ай башыннан җыя башлыйлар. Әле берәүгә дә түләү кәгазе килмәгән. Безнең җирлеккә дүрт авыл керә. Чәчкапта кичә халык белән килешүләр төзеделәр. Башка авылларга да вәкилләр үзләре киләчәк. Счетчик булса, пломба да куеп китәчәкләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре