Газетага язылу

Будапештта Владимир Путин белән Дональд Трампның очрашуына әзерләнә башлаганнар

Венгрия хөкүмәте башлыгы Виктор Орбан «Kossuth» радиосы аша пәнҗешәмбе көнне кичен оештыру комитеты булдырырга әмер бирүе, комитетның Будапештта Россия Президенты Владимир Путин белән Америкадагы коллегасы Дональд Трамп арасындагы очрашуга әзерләнү белән шөгыльләнәчәге турында сөйләп үткән. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Кичә кичен оештыру комитеты булдырырга әмер бирдем. Мөһим бурычларны билгеләдек. Эш башланды», – дип билгеләп үткән Венгрия Премьер-министры.

Моңа кадәр Британия дипломаты Ян Прауд X социаль челтәрендә (Россия Федерациясендә ябылган челтәр) Киев режимы башлыгы Владимир Зеленский белән Европадагы яклаучыларының Будапештта Россия-Америка саммиты уздыруның күздә тотылуы аркасында истерикага биреләчәкләрен белдергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре