Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта милли массакүләм чараларның Х Бөтенроссия форумы пленар утырышы узды. Юбилей форумында катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Пленар утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән күргәзмә карады. Анда республика массакүләм мәгълүмат чараларының милли тематика буенча проектлары, шулай ук XIX-XX гасының беренче яртысында Идел буе төбәге халыкларының киемнәре тәкъдим ителгән.
Пленар утырышны «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев алып барды. «Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең катлаулы мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен вакыт тапкан хезмәттәшләребезгә бик зур рәхмәт. Форум актуаль мәсьәләләр чишелешен эзләү һәм тәҗрибә алмашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булыр дип ышанам», – диде агентлык җитәкчесе.
Быел форумда (2005 елдан бирде үткәрелеп килгән) илнең 33 төбәгеннән милли массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, баш редакторлар катнаша. Форумның төп максаты – милләтара һәм конфессияара элемтәләрне ныгыту мәсьәләләрендә милли массакүләм мәгълүмат чаралары тәҗрибәсен өйрәнү.
«Массакүләм мәгълүмат чараларының милләтара һәм конфессияара тынычлык-татулыкны ныгытудагы, мәдәни мирасны саклаудагы роле, гадәттәгечә, бик зур, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин, Россиянең төрле субъектларыннан килгән төбәк, өлкә, районнарның милли басмалары, телекомпанияләр, мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Халыкның аңын формалаштыруда, халыклар арасындагы дуслык һәм үзара ихтирамны ныгыту нигезендә, тамашачыга, тыңлаучы, укучыга сыйфатлы мәгълүмат җиткерүдә массакүләм мәгълүмат чараларының роле кайчандагыга караганда да мөһимрәк. Бигрәк тә – бүгенге шартларда. Массакүләм мәгълүмат чаралары гомуммилли бердәмлекне ныгытуда, этник һәм этномәдәни күптөрлелекне саклауда зур ярдәмче булып тора».
Парламент Рәисе форумда катнашучыларга Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясенең роле турында сөйләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, күп кенә проектлар еш кына милли-мәдәни автономияләр башлангычында пәйда була. Фәрит Мөхәммәтшин, миграция сәясәте мәсьәләләренә аерым тукталып, чит ил студентларының рус телен белүләренең мөһимлеген искәртте. «Татарстаннан чит илләрдән килеп укучыларның рус телен белүләре, аны өйрәнү буенча мәҗбүри башлангыч курслар узулары бик мөһим», – диде ул.
Федерация Советының Парламент эшчәнлеген регламентлау һәм оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев, үз чиратында, мәгълүмати ачыклыкның милли сәясәтне тормышка ашыруда бик мөһим булып торуын белдерде. Татарстан Республикасының халыкара проблематикага багышлааган гомумроссия форумын үткәрү урыны итеп сайлап алынуы очраклы түгел. Чөнки менә нәкъ Казанда төрле мәдәниятләрнең йогынтысы бигрәк тә нык сизелә, диде Александр Терентьев.
Утырышта Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев, Россия халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, этникара журналистика гильдиясе президенты, «Милли акцент» порталы баш мөхәррире Маргарита Лянге, генераль директор урынбасары, ВГТРК төбәкләр департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов, «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары Николай Касьянов, «Диалог» АНО һәм «Диалог регионы» АНО генераль директоры Владимир Табак катнашты.
Фото: Дәүләт Советының матбугат хезмәте
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез