Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә. Аңа 73 яшь тулды.
Республика парламенты җитәкчесе 1947 елның 22 маенда Әлмәттә дөньяга килә. Татарстан Югары Советы Рәисе итеп 1991 елда сайлана. Өч ел дәвамында Татарстан Премьер-министры булып эшләгәннән соң, кабат парламентка әйләнеп кайта һәм 1998 елдан бирле Дәүләт Советын җитәкли. Фәрит Мөхәммәтшин – “Бердәм Россия” Сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, “Бердәм Россия” Сәяси партиясенең Генераль совет президиумы әгъзасы. Татарстан Халыклар Ассамблеясе Советы Рәисе вазыйфаларын башкара, республиканың волейбол федерациясен, «АвтоРетроКлуб-21» клубын җитәкли һәм башка оешмаларның эшчәнлегендә актив катнаша.
"Ватаным Татарстан" газетасы коллективы Фәрит Хәйрулла улын туган көне белән котлый. Сәламәтлек, иминлек, тормышында һәм сәяси эшчәнлегендә уңышлар тели!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез