Бүген һава торышы нинди булачак?

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар көтелә.

Республиканың кайбер районнарында яшен һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез һава температурасы +20..+25 градуска кадәр җылы булачак. Төньяк, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, көндез урыны белән 13 метр, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре