Бүген – 16 майда Истанбулда Россия-Украина-Төркия һәм АКШ-Украина-Төркия форматында ике өч яклы очрашулар узачак .Бу хакта “РИА Новости” үзенең чыганакларына таянып яза.
Төркиянең “Anadolu” басмасы Россия белән Украина арасындагы сөйләшүләрдә АКШ Дәүләт секретаре Марко Рубионың катнашачагын белдергән, дип яза “ТАСС”. Шул ук вакытта агентлык билгеләп үткәнчә, Россия, АКШ, Төркия һәм Украина арасындагы дүрт яклы очрашуның булу-булмавы әлегә билгеле түгел. Сөйләшүләрдә шулай ук Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан катнашачак.
Исегезгә төшерәбез: сөйләшүләр кичә иртәнге унда башланырга тиеш иде, әмма алар булмыйча калды. Кичен Россиянең сөйләшүләр алып барырга тиешле төркеме җитәкчесе Владимир Мединский матбугат өчен белдерү белән чыкты. Ул, Россия делегациясенең бурычы – конфликт сәбәпләрен бетерү һәм озак вакытка тынычлык урнаштыру, диде.
 Мединский моңа кадәр, Россия ихтимал компромиссларны карарга әзер, дип белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез