Бүген Истанбулда Россия, Украина һәм Төркия вәкилләре арасында очрашу вакыты билгеле

Бүген Истанбулда Россия, Украина һәм Төркия вәкилләре арасында өч яклы очрашу планлаштырылган. “РИА Новости”га Төркия Тышкы эшләр министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, сөйләшүләр җирле вакыт буенча 12.30 минутта башланачак.

Моңа кадәр – 10.45 сәгатьтә Төркия, Украина һәм АКШ делегацияләре катнашында аерым очрашу узачак.

Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин Украина белән сөйләшүләр алып бару өчен делегация составын раслады. Аңа Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкчелек итә. Делегациягә шулай ук Тышкы эшләр, Оборона министрлыгы, Генераль штаб вәкилләре, шулай ук бер төркем экспертлар кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре