Газетага язылу

Бүген Камилә Вәлиеваның дисквалификация вакыты тәмамлана

Бүген – 24 декабрьдә атаклы фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның дисквалификация срогы чыга. Спортчы допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен шундый җәза чарасына тартылган иде.

Камилә 25 декабрьдән рәсми турнирларда катнаша алачак.

Исегезгә төшерәбез: Казанда туган кыз 2024 елның гыйнварында 4 елга дисквалификацияләнде. 2022 елның февралендә Пекиндагы Олимпия уеннары вакытында фигуралы шуу остасының  допинг-пробасында тыелган триметазидин матдәсе табылганлыгы мәгълүм булды. Эшне тикшерү 2 елга сузылды.

Тикшерү йомгаклары буенча Вәлиева 2025 елның 25 декабренә кадәр дисквалификацияләнеп, Олимпиада, Европа һәм Россия чемпионатларында яулаган алтын медальләреннән мәхрүм калды.

Фигуралы шуу остасы әле күптән түгел генә атаклы тренер Этери Тутберидзе төркеменнән китеп, рәсми төстә профессиональ күнегүләргә керешкән. Хәзер Камилә Вәлиева Татьяна Навка мәктәбендә Светлана

Соколовская җитәкчелегендә шөгыльлән, дип яза «Реальное время».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре