22 августта, Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнендә, Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы «Татарстан Республикасы Радиотелевизион тапшыру үзәге»нең Казан телевизион манарасы бәйрәм утлары белән бизәләчәк.
Медиафасадта «22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне» һәм «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән!» язулары, шулай ук бәйрәм символлары: Россия гербы, ил флагы сурәтләре һәм өч төс чагылышы пәйда булачак.
Утлы-динамик шоу, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм атмосферасы тудырып, Казан өстендә кичке күкне 19.30 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр яктыртачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез