Шулай итеп, волонтерлар Бауман, Кремль урамнарында һәм Ирек мәйданында хәйрия хисабына “Кызыл канәфер” значоклары таратачак.
Значоклар сатудан кергән акча ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә җибәреләчәк. Акциянең символикасы сурәтләнгән киемдәге волонтерларның кулында акча җыю өчен махсус тартмалар булачак. Хәйрия акчасын шул тартмага салырга яки махсус QR-код аша күчерергә мөмкин.
Ә инде 24 апрельдән 9 майга кадәр волонтерлар шәһәр урамнарында, парклар һәм скверларда халыкка Җиңү көненең төп символын – Георгий тасмаларын өләшәчәк. Быел барлыгы 100 меңнән артыграк тасма тарату күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез