Бүген Казанда "РОСТКИ" форумы башлана

18–19 августта Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы узачак. Анда дөньяның 30 дан артык иленнән, шул исәптән Россия төбәкләреннән һәм Кытай провинцияләреннән 10 меңнән артык катнашучы көтелә.

"Җыенның эшлекле программасы халыкара элемтәләрдән алып авыл хуҗалыгы һәм яшьләр сәясәтен колачлаган 100 гә якын чараны үз эченә алачак. Шул исәптән 70 эшлекле сессия тәгаенләнгән. Форумның пленар утырышы 19 августта узачак", - дип белдерде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Быел чарада тәүге тапкыр Кытай Халык Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Чжан Ханьхуэйны да көтәләр. Дәрәҗәле кунак Казанда Кытай инвестицияләренә теләктәшлек күрсәтү үзәге ачылышында катнашачак, дип фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре