24 декабрьдә Татарстанда һәм Казанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз кар явачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -24..-29˚, аязганда -32˚ градус; көндез -18..-23˚, көнчыгыш районнарда урыны белән -24..-27˚ градус булачак.
Юлларда бозлавык саклана. Сак һәм игътибарлы булыгыз!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез