Бүген Парижда җәйге Олимпия уеннары башлана

Бүген – 26 июльдә Парижда XXXIII җәйге Олимпия уеннары башлана. Аны ачу тантанасы Мәскәү вакыты белән 20:30 сәгатьтә башлана. Тамашада 206 илдән 10 меңнән артыграк спортчы катнашачак. Аны 600 меңгә якын кеше тамаша кылачак, дип яза “РИА Новости”.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, тарихи тамаша булачак бу. Чараның сәнгать җитәкчесе – Франциянең театр режиссеры һәм актеры Тома Жолли. Тамашаның сценарие әлегә сер булып саклана, әмма кайбер нечкәлекләре билгеле.
Олимпия уеннарын ачу тәүге тапкыр стадионда түгел, бәлки су өстендә узачак. Спортчылар гадәттә тамашачыларны стадионның йөгерешчеләр юлы аша узып сәламли. Бу юлы алар Сена елгасы аша көймәләрдә Парижның атаклы урыннары яныннан узачак.

“Сена – шәһәрнең төп елгасы. йөгерешчеләр юлын алыштырачак, ә яр буе тамашачылар өчен трибунага әйләнәчәк. Баеп килгән кояш исә, Парижның атаклы корылмаларында чагылып, чараның фоны булып торачак”. – диелгән Олимпия уеннары сайтында.
Шулай итеп, 100гә якын көймәдә 10,5 мең спортчы Сена елгасы аша йөзәчәк. Алар Аустерлиц күпереннән Эйфель манарасына кадәр 6 чакрым чамасы араны йөзеп узачак.
Исегезгә төшерәбез: Олимпия уеннары 26 июльдән 11 августка кадәр узачак. Анда Россиядән нибары 15 спортчы катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре