Бүген Путинның бик мөһим чыгышы көтелүен әйткәннәр

Бүген Россия Президенты Владимир Путин “Валдай” форумында чыгыш ясаячак, дип белдергән дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Аның әйтүенчә, Президентның чыгышы бик мөһим һәм эчтәлекле булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Килеп туган халыкара шартлар, халыкара тотрыксызлык – боларның барысы да Президентның бик эчтәлекле һәм мөһим чыгышын көтүгә китерә”, – дигән Кремль вәкиле.

Ул Владимир Путинның “Валдай”дагы чыгышының һәрвакыт дөнья күләмендә мөһим вакыйгага әйләнүен, аны бик игътибар белән күзәтеп баруларын искә төшергән. Быел юбилей форумы – 2 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр уздырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре