Бүген республикада 21 градуска кадәр җылы булачак

Бүген, 15 сентябрьдә,  Татарстанда антициклон йогынтысында коры һәм кояшлы һава торышы сакланачак. Температураның күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көн дәвамында алмашынучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 3-8 метр тизлектә исәчәк.

Салкын төннән соң көндез төбәк буенча һава температурасы +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк. ТР башкаласында 18-20 градус җылы булачак, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре