Бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы туры эфирда күрсәтеләчәк

Бүген, 19 сентябрьдә, Татарстан Рәисе итеп сайланган Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы була. Ул, Мәскәү вакыты белән, 10:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында башлана.

Тантанага 700 дән артык кешегә чакыру җибәрелде. Мәртәбәле кунаклар исәбендә федераль җитәкчеләр һәм башка төбәк башлыклары көтелә. Шуннан соң көндезге сәгать 2дә Дәүләт Советы утырышы була, анда республика Рәисе парламентка Хөкүмәтнең яңа составын формалаштыру өчен кандидатуралар тәкъдим итәчәк.

Якшәмбе көнне узган республика Рәисен сайлауда Рөстәм Миңнеханов, 88 проценттан артык тавыш җыеп, ышанычлы җиңү яулады.

Ике вакыйганың да турыдан-туры трансляциясен «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары эфирында, шулай ук ТНВ социаль челтәрләрендә һәм TNV.RU сайтында карарга мөмкин булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре