Татарстан Республикасы күгендә 2 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, бүген көндезге 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә Россиянең һава һөҗүменнән саклану көчләре самолет тибындагы 25 дронны юк иткән. 22сен – Воронеж өлкәсе, икесен – Татарстан, берсен – Тамбов өлкәсе күгендә.
Исегезгә төшерәбез: республика территориясендә “Пилотсыз хәтәр” режимы гамәлдә булып килә, пилотсыз очкычлар һөҗүме янау игълан ителде. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында очышларга вакытлыча чикләүләр кертелде.
Билгеле булганча, кичә кичен республика күгендә дошманның 5 дроны бәреп төшерелгән. 24 июньдә 11.00 сәгатьтән 25 июнь 15.00 сәгатькә кадәр “Пилотсыз хәтәр” режимы гамәлдә булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез