Газетага язылу

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәгехәбәр иткәнчә, көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы һәм боз явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр тизлектә исә. Көндез урыны белән кыска вакытлы көчәю күзәтелә: секундына 15-20 метр тизлектә.

Төнлә температура +6...+11 °C, республиканың көнбатышында +14 ° C тәшкил итәчәк. Көндез +21... + 26 °C кадәр җылыначак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре