Бүген, 20 августта, Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Иртән һәм көндез яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр явуы ихтимал. Кайбер районнарда яшен фаразлана, иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин.
Җил төньяк-көнбатыштан, тизлеге 7-12 м/с, көчәйгән вакытта урыны белән 15-20 м/с кадәр җитәргә мөмкин.
Максималь температура көндез +18-23°С көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез