Бүген - 10 апрельдән - Татарстанда Зөлфәт Хәким пьесасы буенча төшерелгән «Телсез күке» фильмы киң прокатка чыга. «Фильм Кукмара, Балтач, Әлки, Питрәч, Чүпрәле, Чистай, Саба районнарында, шулай ук, Алабуга, Түбән Кама, Болгар, Лаеш, Азнакай, Баулы, Буа шәһәрләрендә, Яңа Чишмәдә, Чирмешәндә, Ютазыда һәм Балык Бистәсендә күрсәтеләчәк», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.
Казанда фильмны «Мир» кинотеатрында карап булачак.
«Фильмны дистирбьюторлар аша Россия буенча күрсәтү планлаштырыла. Инглиз, төрек, гарәп телләренә тәрҗемә эшләнгәч, чит илләрдә күрсәтү дә күзаллана. Финляндиядә яшәүче татарлар да карый алачак. Шулай ук фильмның режиссеры Рәүф Кубаевның туган җирендә – Ташкентта күрсәтү дә планлаштырыла», диелгән оештыручылар хәбәрендә.
«Телсез күке» фильмы федераль акчаларга төшерелгән. «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә Татарстан Рәисенең «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» махсус призына ия булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез