Бүген төнлә трактор арбасына бәрелеп һәлак булган 3 егет турында: “Бөтенебез кайгыда”

Бүген төнлә Кузайкино-Нурлат автомобиль юлында «Лада Приора» машинасы трактор арбасына бәрелә. 29 яшьлек «Приора» йөртүчесе һәм 25 һәм 17 яшьлек өч егет урында ук һәлак була. Трактор йөртүчесе зыян күрмәгән.

Әлеге хәбәр бөтен республиканы тетрәндерде. Баштарак өч егетне бертуганнар дисәләр, соңрак 25 һәм 17 яшьлекләрнең абый-энеле булганы ачыкланды. Өч егет тә Аксубай районының Пионер авылыныкы булган. Әлеге авыл Мюд җирлегенә карый. Без аларга шалтыратып, хәбәрнең дөреслеген тикшердек.

– Әйе, бар да дөрес. Егетләрнең икесе бертуган. Бик авыр хәл. Башка берни әйтә алмыйбыз, – диде алар.
Һәлак булган егетләрнең икесенең үз гаиләсе булган. Өч егетнең дә әти-әнисенә, якыннарына сабырлык телибез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре