Бүгенгә һава торышы: яңгыр, көчле җил

Көн дәвамында юеш кар яварга мөмкин.
Җомга – 5 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә аз гына яңгыр явып үтәчәк.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, көндез яңгыр, кичкә таба төньяк-көнбатыш районнарда юеш кар яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән 14 метр тизлектә җил.

Көндез һава температурасы +5...+10 градус чикләрендә тирбәләчәк, көнчыгыш төбәкләрдә урыны белән +13 градуска җитәчәк. Төнлә +1...+6 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре