Бүген, 27 гыйнварда, Татарстанда карлы яңгыр көтелә. Республикада шулай ук урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Бу көнне көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, көндез аның тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Иртән температура 0..-5 градус тәшкил итә. Көндез исә синоптиклар -2..+2 градус булыр дип фаразлый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез