3 июньдә, Татарстанда эссе һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез һәм кичен республикада, шул исәптән Казанда да, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал.
Төнге сәгатьләрдә талгын, көндез көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан уртача исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Төбәктә тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +10 .. +15 градуска кадәр көтелә. Республика башкаласында +13 ..+15 градус җылылык фаразлана. Тәүлекнең якты вакытында +24..+29 градуска кадәр җылыта. Казанда +26..+28 градус җылы булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез