Үзәк газеталар, социаль тотрыклылыкны һәм милли иминлекне тәэмин итү өчен, үсеш темпының елга кимендә 3–3,3 процент булырга тиешлеген яза. ЦМАКП (Макроикътисадый анализ һәм кыска вакытлы фаразлау үзәге), икътисадның хәзерге структурасы кысасында бик авырлык белән генә 2–2,3 процент үсеш тәэмин итү мөмкин, дип белдерә. ЦМАКПның генераль директоры урынбасары Дмитрий Белоусов (оборона министрының туганы), үсешкә ирешү өчен, кичекмәстән салымнарны киметергә, СВОны тәмамларга өнди. Хәрби-сәнәгать комплексында түбән тәгәрәү булмасын өчен, гражданлык тармагына да яраклы товарлар җитештерүгә күчәргә тәкъдим итә. Болар өчен акча таләп ителәчәк, билгеле. Акча табуның бер юлы итеп облигацияләр чыгару күз алдында тотыла. Исегезгә төшерәбез: ЦМАКП үз аналитикасын хөкүмәт өчен әзерләсә дә, ул хөкүмәт структурасы түгел. Шуңа күрә аның тәкъдимнәренең яхшы теләкләр генә булып калу ихтималы зур.
Федераль хөкүмәт өчен агымдагы вазгыятькә дә акча табу мөшкел хәл булып кала бирә. Казна дефицитлы һәм ул дефицитны капларга дип, чынлап та, облигацияләр чыгарырга туры килә. ОФЗ дип аталган ул кәгазьләрне сату көннән-көн кыенлаша. Инвесторлар облигация сатып алсын өчен, аның табышлылыгын үстерергә туры килә. Менә карагыз: бер атна эчендә 20 еллык облигацияләрнең табышлылыгын 15 проценттан 16,65 процентка күтәрергә туры килгән. 2025 елда эш болайрак торган: дәүләт 6,8 триллион сум бурычка кергән. Шуның 2,3 триллион сумы гына бюджет дефицитын каплауга хезмәт иткән. Акчаның калган 67 проценты элекке бурычларны каплау һәм аларның процентын түләү өчен тотылган. Зуррак процентлар белән түләүнең никадәр кыенга туры киләчәген чамалый аласыз. Яңа облигацияләр сатып алган акчаның искеләрен түләргә дә җитми башлавы ихтимал.
Өстәвенә Үзәк банк төп ставканы төшерүдән туктарга җыена. Ягулык инфляциясе шуңа мәҗбүр итә. Силуанов әфәнде, ягулык бәяләре сикереше юк, дип белдерсә дә, Росстат бензин бәясенең соңгы 20 елда иң көчле атналык сикерешен игълан итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез