Мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) системасына керүче бушлай прививкалар исемлеге озайтылырга мөмкин. Аңа менингококк инфекциясенә каршы вакцинацияне дә кертү күздә тотыла. Дәүләт Думасының Сәламәтлекне саклау комитеты рәисе Сергей Леонов “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
“Һичшиксез, озайтырга кирәк”. – дигән депутат, ОМС буенча бушлай прививкалар исемлеген озайту планнарына бәйле сорауга җавап биреп.
Аның әйтүенчә, хәзер менингококк инфекциясенә каршы көрәшү аерым игътибар үзәгендә тотыла. “Прививкалар календаренә кертергә кирәк булган тагын берничә инфекция бар әле, әмма һәр нәрсәнең – үз вакыты, дәүләт моңа әзер булгач, болары да кертелер дип уйлыйм”. – дип басым ясап әйткән Леонов.
Ул моңа кадәр, инфекциянең бик төрле булуы сәбәпле, менингококка каршы вакцинаны берничек тә эшли алмаганлыкларын аңлатып үткән.
“Хәзер мондый вакцина булдырылды. Ул клиник тикшеренүләр уза. Вакцинаны Федераль медицина-биология агентлыгы эшләде. Дәүләт, һичьюгында чир ияртү куркынычы зур булган кешеләргә прививка ясау өчен көч җитәсен аңлауга. мондый карар кабул ителәчәк”, – дип билгеләп үткән парламентчы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез