Быел алты ай эчендә республикада мохтаҗлар өчен 19 тонна азык-төлек җыйганнар.

Быел алты ай эчендә республикада мохтаҗлар өчен 19 тонна азык-төлек җыйганнар. Гомумән, Россиядә «Игелеклелек кәрҗине» проекты ярты елда 186 мең фәкыйрьгә булышу мөмкинлеге биргән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 50 процентка күбрәк кешегә ярдәм ителгән һәм 1,6 тапкыр артыграк ризык җыелган. Татарстан ярдәм күләме буенча лидерлар бишлегенә кергән.

Проектны «Х5 Group» сәүдә компаниясе («Пятерочка», «Перекресток» кебек кибетләрдән тора) 2015 елдан бирле гамәлгә ашырып килә. Илнең төрле почмакларында барлыгы 4,2 мең кибеттә хәйрия ярдәме җыялар. Аларда мохтаҗларга азык-төлек җыю өчен махсус зур тартмалар урнаштырыла. Волонтерлар исә сатып алучыларда ярдәм итү теләген уяту өчен төрле чаралар уздыра.

Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле илнең 69 төбәгендә 900 меңгә якын кешегә ярдәм ителгән инде. Фәкыйрьләр өчен җыелган азык-төлекнең гомуми күләме 2 мең тонна тәшкил иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре