Газетага язылу

Быел «Fashion Iftar» чарасында төп төс кызгылт-сары төс булачак

20 мартта хатын-кызлар өчен «Fashion Iftar» чарасы оештырылачак.

– Быел «Fashion Iftar» тугызынчы тапкыр узачак. Ел да аны кызыклырак итәргә тырышабыз. Былтыр ул «Казан Экспо»да узды. Анда барлык шартлар да бар. Быел да чара шунда узачак, – диде «Туган авылым» милли-туристлык комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Габдрахманов. – Әзерләнәбез. Ифтар ризыкларын матур итеп бирәчәкләр. Эко-савыт-саба булачак.

Modest Covered проектына нигез салучы, Fashion Iftar проекты авторы Җәннәт Минһаҗева әйтүенчә, быелгы дресс-кодның төсе кызгылт-сары төс булачак. Хатын-кызларның өстендәге киеме 60 процент шул төстән торырга тиеш дип кисәттеләр оештыручылар.

Мәгълүм булганча, «Fashion Iftar» мөселманнар өчен изге Рамазан аенда уздырыла торган, бары тик хатын-кызлар гына катнаша торган чара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре