Газетага язылу

Быел кышка берни әзерләмим!

Узган җәйдә ясаган банка-банка салат-кайнатмаларга исәп-хисап үткәргәннән соң, өйдәгеләргә әнә шулай дидем. Нәрсәгә дип шулкадәр әзерләдем икән? Быел менә кызык итәм әле, берни кайнатмыйм.

Быел кышка берни әзерләмим!

Җиләк кайнатмасын ачсаң, бер-ике кабалар да, савытка салганы да бетә алмыйча, өстәл белән суыткыч арасында азапланып күчеп йөри. Шулкадәр тукмы без хәзер, тагын да тәмлерәк ашарга ияләштекме – инде тере килеш диярлек, туңдыргычка тыгып катырып куйган, җәй тәмнәре килеп торган җиләкләр дә ашалмый ята бит.

Без үскәндә варенье төп десерт иде югыйсә. Кыш буена 50–60 өч литрлы банкадан да ким ашалмагандыр, билләһи. Кайчан карасаң да, өстәлдә кайнатма. Шуның янына каймак һәм нәнәнең мичтә пешкән ипие өстәлсә, тамак туя дигән сүз. Шуңа күрә тау башында җиләк кызара башлауга, сигез-ун литрлы чиләкләр күтәреп, кызлар белән җиләккә китәбез. Теге фәлән дистә банка вареньеның кырыгы җир җиләгеннән кайнатыла. Безнең кебек ишле гаиләләр авылда бихисап. Без кайнатканны алар да кайната, билгеле. Шулай булгач, авыл тирәсендә бер бөртек җиләк тә калмаячак. Һәрберсенә хуҗа табыла!

Кайсы җиләклеккә барганыңны кешегә әйтү юк. Синең артыңнан икенче көнне үк барып, тау башын ялт иттерәчәкләр. Сиңа алар еккан печән арасында адашып калган җиләк кенә эләгәчәк. Менә йөр аннары яңа җиләк урыннары эзләп.

Җиләкнең иң өлгергән чакларында көнгә ике тапкыр барабыз. Иртән көтү чыгуга, юлга кузгалабыз, төш вакытында кайтып, беренче партия нигъмәтне чүпләп калдырабыз да, көтү кайткач, тагын җыелышып китәбез. Бөтен кеше дә минем кебек азартлы түгел, бер белән генә дә чикләнәләр. Ә миңа кешедән күбрәк кирәк! Әттә белән нәнәнең үзара: «Фәләннең килене бер баруда ике эмалированный сөт чиләге тулы җиләк апкайткан», «Суфиялар виктория кадәрле эре җиләк җыйганнар», – дип сөйләшүләре минем йөрәккә ук булып кадала. Ничек инде миннән дә күбрәк җиләк җыйганнар ди алар? Шулай бер көн дә калдырмый ярыша-ярыша йөрибез. «Ничә банка булды әле?» – дип, идән астына әзер варенье банкаларын төшерүче нәнәдән сорау алам. “Утыз сигез”, – ди. Их, Гөлфия апаныкы 42 булган бит инде, ничек куып җитәргә?..

Инде кызлар җиләктән туеп бетәләр, барасылары килми. Мин күршегә Инта шәһәреннән Санафраз әбинең кайтканын көтәм. Җәйгә төп йортына кайта шәһәр әбие. Минем ише җиләк корты ул да. Аяклары көч-хәл белән йөрсә дә, җиләкле урынга барып җитүгә тәгәрәп ятып җыя. «Сыпырып, бөртеген дә калдырмый җыя ул Санафраз», – дип сөйли үз әбием дә ахирәте турында. Эреләрен чүпләп кайната, вакларын киптерә. Җәйнең бер көнен әрәм итми, Аллаһ юлына чыгарган бер җиләк бөртеген калдырмый күршебез. Олы яшьтә булса да, Санафраз апа – миңа да иптәш. Безнең якларда төлке-бүреләре дә йөрми тормый, ул-бу була калса дип, аның минем белән баруына сөенеп, җиләк җыям. Санафраз апа яшь чагында шушы тирәләрдә бүреләр очраганын искә ала. Бераз як-ягыма каранып җыйсам да курыкмыйм. Адым саен дога кылган, шөкер иткән шундый изге Санафраз әбинең юлына Аллаһы Тәгалә куркыныч чыгарырга тиеш түгел, дип ышанам.

Җыюын да җыярсың инде ул җиләкне. Шулкадәр ашалуы гаҗәп бит. Хәтерлим әле, ул вареньены кушып, «Аттым-бәрдем» исемле ансат кына пирог та пешерә идек. Язга таба үзебезнең кайнатмалардан җилләр искәч, без барыбер ашамыйбыз дип, әбиләр үзләренекен биреп җибәрәләр. Анысын да хәл итәбез...

Быел кышка берни кайнатмыйм! Шулай дия-дия туңдыргычка шикәр белән генә болгатып куйган җир җиләге, кура җиләге, бөрлегән кереп утырды инде, нәнәнең «пятиминутка» рецепты белән карлыган кайнатылды. Әле чия, алма, кызыл карлыган өлгерә. Гаражга өстәмә киштәләр куйдыртмый булмас быел. «Дөнья хәлен белеп булмый»ны истә тотып инде. Беткә үч итеп, тун ягар хәлем юк әле.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре