Быел «Татнефть Арена»да узачак Яңа ел чыршысын 17 мең бала тамаша кылыр дип көтелә. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында узган журналистлар белән очрашуда Республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Республика Яңа ел чыршысы 2000 елдан бирле Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм анын катнашында үткәрелә.
Быел ул 25 декабрьдә «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Яңа ел чыршысы кысасында быел ба ике тамаша күрсәтеләчәк. Чарада 17 меңләп бала катнашуы көтелә. Алар арасында активистлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, ятим балалар, мөмкинлекләре чикле балалар бар», - диде Ринат Садыйков.
Министр билгеләп үтүенчә, ерак районнардан килүче балалар инде юлга чыккан. Алар өчен тору урыннары әзерләнгән. Моннан тыш, һава торышы бозыла калса, шулай ук районнардан килгән балалар өчен яшәү урыннары әзерләп куелган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез