Министрлык мәгълүматлары буенча, бакалавриат программаларына - 618 мең, белгечлеккә – 171 мең, магистратура программаларына 189 меңнән артык кеше кабул ителгән.
Моннан тыш, Россиянең 17 университетында гамәлгә ашырыла торган югары белем бирүнең яңа моделен апробацияләү буенча сынау проекты кысаларында да кабул итү дәвам итә. База югары белем программаларына - 44 меңнән артык кеше, тагын 13 меңнән артыгы махсуслаштырылган югары белем программаларына кабул ителгән.
Фән һәм югары белем министрлыгында ачыклык кертүләренчә, 2026 елгы кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча тәмамланачак, ул вакытта югары белем бирүнең барлык дәрәҗәләре буенча түләүле урыннарга кабул итү төгәлләнә. Аспирантура программаларына кабул итү озаграк дәвам итәчәк һәм 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча тәмамланачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез