Быел Татарстан юлларында 192 кешенең гомере өзелгән

Быел республикада юл фаҗигаләрендә 192 кешенең гомере өзелгән. Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, агымдагы елның 8 аенда Татарстан юлларында барлыгы 2 меңнән артыграк авария теркәлгән.

Республика Баш автоинспекторы билгеләп үткәнчә, кеше үлеменә китергән аварияләрнең төп сәбәпләре – исерек хәлдә рульгә утыру, иминлек каешын эләктермәү, светофор сигналын санга сукмау. “Сәрхушнең рульгә утыруын күрсәгез, кичекмәстән бу хакта полициягә хәбәр итүегезне сорыйбыз”, – ди Гарипов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре