Быел Татарстан нефть-газ химиясе форумы өч көн дәвам итәчәк

26-28 августта Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы узачак. Быел ул тәүге тапкыр өч көн дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтте.

“Быел тәүге тапкыр өч көнлек программа оештырдык. Форумның өченче көне яшьләргә багышланачак. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак дип тә көтелә”, – диде министр.

Аның әйтүенчә, форум мәйданы – республика предприятиеләре өчен тәҗрибә алмашу, алдынгы технологияләрне тәкъдим итү һәм яңа хезмәттәшләр эзләп табу өчен яхшы урын. “Пленар утырышта 700дән артык кеше катнашачак”, – диде Олег Коробченко.

Форумда Россия энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин, Мисырның нефть һәм минераль ресурслар министры Тарик әл-Мулла, Төркиянең энергетика һәм табигый ресурслар министры Әлпарслан Байрактар кебек дәрәҗәле кунакларны да көтәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре