Татарстан приставлары ел башыннан алып 831 мигрантны депортацияләгән. Бу хакта республика Суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шушы көннәрдә Татарстанның махсус билгеләнүдәге суд приставлары 35 чит ил гражданын депортацияләгән. Аларны Чаллыдагы махсус үзәккә китергәннәр, документлар рәсмиләштергәннәр һәм аэропортка озатканнар.
Гамәлдәге законнар нигезендә, бу гражданнар Россиягә биш ел керә алмаячак. Тыюны бозган очракта, аларга җинаять җаваплылыгы яный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез