20 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, быел Татарстанда 4080 янгын теркәлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
Янгыннарда 106 кешенең гомере өзелгән. Чагыштыру өчен, узган ел барлыгы 4821 янгын чыккан, аларда 132 кешенең гомере өзелгән.
Максим Трущин әйтүенчә, кагыйдә буларак, гади көннәр белән чагыштырганда, Яңа ел ялларында янгыннар саны күбрәк була. «Процентлар теленә күчерсәк, янгыннар саны - 20 процентка, үлем-китемнәр саны - 14 процентка, җәрәхәтләнүчеләр саны 2 тапкыр артыграк була. Әйтик, узган елның 30 декабреннән 2024 елның 9 гыйнварына кадәр республикада 112 янгын теркәлгән, аларда 5 кеше, шул исәптән 1 бала вафат булган, 13 кеше имгәнгән», - дип сөйләде ул.
25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелүен хәбәр иткән идек инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез