Быел Татарстанда балалар катнашында 28 авария булган, икесенең гомере өзелгән

Ел башыннан бирле Татарстан юлларында балалар катнашында 28 авария булган, икесенең гомере өзелгән, 31е зыян күргән. Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясе идарәсе хәбәр итә.

Балалар катнашында булган фаҗигаләрнең күбесе каршы як юлга чыгу, светофор сигналы кагыйдәләрен үтәмәү, махсус утыргычлардан файдаланмау аркасында килеп чыккан.

Дәүләт автоинспекциясе кабат искә төшерә: балаларны махсус утыргычсыз йөртергә ярамый. Транспорт чарасы сәгатенә 50 чакрым тизлек белән бәрелсә, аның эчендәге баланың авырлыгы 30 тапкырга арта. Димәк, кулда тотып калу мөмкин түгел. Бу тизлектә баланың бәрелү көчен исә 10 метр биеклектән асфальтка егылып төшү белән чагыштырырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре