Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин “Татар-информ” хәбәрчесенә шундый фаразын җиткергән.
“Росстат мәгълүматларына караганда, 2024 елда уртача хезмәт хакы 89 069 сум булган. 2025 ел тәмамланмаган әле. Минем фараз буенча, быел уртача хезмәт хакы 105-110 мең сум тәшкил итәчәк”, – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Әйтергә кирәк, фараздагы керем күләме 2024 елдагы хезмәт хакыннан 17,9-23,5 процентка күбрәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез