Казан ипподромы
20 июньдә Татарстан башкаласында Сабан туе гөрләде. Халкыбызның яраткан бәйрәме, гадәттәгечә, 19 июньдә ат чабышлары белән башланып китте. Чабышкылар 13 төрле узышта көч сынашты. Җиңүчеләргә дип 8,7 млн сум күләмендәге приз фонды әзерләнгән иде. Ат чабышын карарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде.

Фото: Татар-информ
Тынычлык бистәсе
Сабан туе көнне иртәдән үк тынып тормаган яңгыр шәһәр халкы һәм кунакларын куркыта алмады: өч урында булган бәйрәмгә җәмгысы 125 мең кеше җыелды.
Тынычлык бистәсендә бәйрәм рухы өчен Татарстанның Арча, Кукмара, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Буа, Биектау, Зәй, Лаеш, Нурлат һәм Менделеевск районнары җавап бирде. Шүрәле белән Су анасы һәм Александр Пушкинның күршедә «яшәүләрен», өч мең кешегә әзерләнгән чәй өстәлен тагын кайда күрәсең дә Рөстәм Миңнехановның әнисе рецепты буенча пешерелгән мич коймагын тагын кайда татып карыйсың? Сүз уңаеннан, бәйрәм кунакларын Татарстан Рәисе дә котлады. Ул шулай ук районнар әзерләгән ишегалларын карап, уеннарда да катнашты. «Сабан туе бездә һәр авылда, һәр районда һәм һәр шәһәрдә уза. Соңыннан исә Казандагы бәйрәм белән йомгаклыйбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ә Сабан туеның баш батыры булып Менделеевск районы егете Ренас Кәлимуллин танылды.

Фото: Татар-информ
Аккош күле
Биредә бәйрәм Әлки, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары ишегалларында башланды. Әйтик, Апас районы ишегалдында чәкчәк һәм токмач пешерергә өйрәнеп була иде. Югары Ослан районы ишегалдында кунаклар юкә мунчаласыннан курчак ясады. Кама Тамагыннан килүчеләр балык тоту һәм кабартма пешерү серләренә өйрәттеләр.
Аккош күле буена җыелган халыкны бәйрәм белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов котлады. «Сабан туе инде күптән сабан бәйрәме генә булудан туктады. Ул – дуслык, туганлык бәйрәме, – диде ул. – Сабан туеның тагын бер мөһим миссиясе – яшьләребезне гасырлардан килгән милли гореф-гадәтләребез белән таныштыру һәм әлеге традицияләрне буыннан-буынга тапшыру».
Бәйрәм күрке булган көрәштә иң көчлесе булып Яңа Чишмә районы егете Булат Мусин танылды.
Дәрвишләр бистәсе
Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта кунакларны Балтач һәм Саба районнары әзерләгән ишегаллары каршы алды. Шулай ук монда СВОда катнашучыларга ярдәм итүчеләргә багышланган зур гына күргәзмә дә әзерләнгән иде. Бәйрәмнең ачылыш тантанасы Идел буе халыкларының мәдәни күптөрлелегенә, күршеләр булып яшәүгә багышланды.
Кунакларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәбрикләде. «Сабан туе илнең азык-төлек иминлеген ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясенең көндәшлеккә сәләтен яхшырту юнәлешендә көч куючыларга багышлана. Республика чәчәк атсын өчен башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт!» – диде ул.

Фото: tatarstan.ru
Әлеге мәйданчыкта көрәш батырына дигән төп бүләккә Зәй егете Радик Сәлахов лаек булды. Казан Сабан туйларының өч батыры да «Лада Гранта» машинасы иясе булдылар.
Якты бәйрәм
21 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында мордва мәдәниятенең Валда шинясь (Якты көн) республика бәйрәме узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән бәйрәм кунакларын Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фото: tatarstan.ru
Килдештә иртәдән Тюштян ярминкәсе, Балыкчылар станы һәм милли мордва уеннары мәйданчыклары эшләде. Бәйрәмдә мордва милли уеннарында һәм «Авылның иң яхшы сабанчысы» ярышында үз көчеңне сынап карарга мөмкин иде. Җәйге кояш торгынлыгы көненә багышланган бәйрәмгә Фәрит Мөхәммәтшин мордва милли киеменнән килде. Кунаклар мордва милли көрәше белән танышты, балыкчылар утарында булдылар. Шунда ук кунаклар балык ризыкларын әзерләү серләрен белделәр һәм учакта пешерелгән уханы авыз иттеләр.
«Күпмилләтле Татарстанда без бу искиткеч бәйрәмне – Валда шинясьны һәрвакыт матур итеп үткәрәбез – диде Фәрит Мөхәммәтшин, бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Мордва халкының Татарстан һәм илебез үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Бүгенге бердәмлек, туганлык һәм иҗат мохите аеруча сөендерә».
Котлау сүзләренә Мордовия Дәүләт Җыелышы рәисе урынбасары Наталья Долматова да кушылды. «Татарстан үзенең кунакчыллыгы, тарихка һәм традицияләргә сакчыл мөнәсәбәте белән дан тота, – диде ул. – Бу ел илебездә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде, һәм бүген без аның төп идеясен биредә – уңдырышлы Тәтеш җирендә үз күзләребез белән күрәбез».
Бәйрәмнең фестиваль өлеше кысасында Тәтеш, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Кама Тамагы, Лениногорск, Чирмешән районнары, Казан, Чаллы шәһәрләре, шулай ук Ульяновск өлкәсе, Чуашстан, Мордовия коллективлары чыгыш ясады. Быел бәйрәм беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә чыкты – фестивальдә Казахстаннан кунаклар катнашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез