Бу ни бу?
Цифрлы рубль әле «кулга тотып караган» нәрсә булмаса да, бу хакта сөйләшүләр күптән бара. 2020 елда илдә түләүләрне тизрәк, гадирәк һәм куркынычсызрак итү максатыннан, яңа төрле валюта булдыру тәкъдимен җиткерделәр. 2021 елның декабрендә Үзәк банк цифрлы рубль платформасын булдыру турында хәбәр итте һәм шул вакыттан аны сынау эше башланды. 2023 елда яңа төр валюта закон нигезендә расланды. Тора-бара тәҗрибә рәвешендәге эштә катнаша торган төбәкләр һәм оешмалар саны күбәйде. Цифрлы рубльне сынап карауда Татарстан да катнашты.
Яңа акчаны «коеп» бетергәннәр, күрәсең. 2026 елның 1 сентябреннән ул гомуми әйләнешкә керде. Әлегә гади халыкка аннан файдалану мәҗбүри түгел, ә менә банклар, әлеге исемлектә 22 кредит оешмасы бар, һәм зур сәүдә нокталары яңа акча белән исәп-хисап ясау өчен шартлар тудырырга тиеш.
Цифрлы рубль яңа төрле валюта түгел. Ул кесәдәге кәгазь акча һәм банк картасында яки хисап счетында саклана торган акча белән бертигез йөреячәк. Мәсәлән, йөз цифрлы рубль йөз сум кәгазь акчаны алмаштыра.
Ни өчен кирәк?
* «Тере» акчаны берничә банкка, төрле счетларга салып куеп булса, цифрлы счет бер кешегә бер тапкыр гына ачыла. Мая Үзәк банкның махсус платформасында – цифрлы акча янчыгында сакланачак. Гади халыкка анда бер көнгә 300 мең сумга кадәр акча салырга ярый. Башка чикләүләр юк. Цифрлы маяга процент исәпләнми.
* Кибеттә цифрлы акча белән исәп-хисап ясау өчен телефондагы банк кушымтасына керү дә җитәчәк. Дөрес, кредит оешмасы яңа платформага кушылган, ягъни Үзәк банк белән тиешле килешү төзегән булырга тиеш. Бу очракта коммерцияле банклар цифрлы рубль белән эш итүдә арадашчылар булып торачак һәм физик затлардан моңа бәйле банк операцияләре өчен комиссия алмаячак.
* 1 сентябрьдән гамәлгә кергән үзгәрешләр нигезендә, узган ел йомгаклары буенча еллык кереме 120 миллион сумнан артып киткән оешмаларга цифрлы сум белән эшләү мәҗбүри. Шәхси эшкуарлар һәм оешмалар өчен ташламалы чор бу ел азагына кадәр дәвам итәчәк.
* Шунысы да бар: һәр цифрлы рубльнең үз шәхси коды бар. Аның буенча барлык түләүләрне, акча күчерүләрне күреп булачак.
Цифрлы рубльгә бәйле булган түләүләрне 2027 елның 1 сентябреннән – еллык кереме 30 миллион сумнан артып киткән, тагын бер елдан 20 миллион сумнан артып киткән оешмалар кабул итәргә тиеш булачак. Моннан да азрак керем алып эшләүчеләргә вакыт чикләүләре юк. Интернет кына тотсын.
Әйтүләренә караганда, цифрлы рубль кулдагы, йә булмаса счетка салып куйган акчага караганда ышанычлырак. Билгеле булганча, банк кертемнәре буенча 1,4 миллион сумга кадәр акча иминиятләштерелә. Ә Россия банкы системасындагы акча өчен борчыласы юк. Анда мошенниклар да үтеп керә алмый, дигәннәр. Алга таба хезмәт хакы, пенсия һәм түләүләрне дә цифрлы рубль белән алып булачак, дип тә фаразлана. Дөрес, моның өчен акча алучыдан рөхсәт кирәк. Цифрлы банк кертеме ачып яки кредит рәсмиләштереп булмый.
Үзәк банк белгечләре әйтүенчә, цифрлы рубльне гамәлгә кертү берьюлы өч куянның койрыгын тотарга ярдәм итәчәк: физик затлар акча күчергәндә комиссия түләүдән азат ителәчәк, барлык акча бер казанда яткач, юридик затлар акча белән тизрәк эш итә алачак, ә дәүләт цифрлы рубль рәвешендәге бюджет акчасының максатчан тотылуын контрольдә тоту мөмкинлегенә ия булачак.
Түләп буламы?
Цифрлы акча янчыгын «ВТ» хәбәрчесе дә ачып карады. Алдан ук шуны искәртик: әлегә мондый мөмкинлек «Андроид» системасы белән эшли торган смартфоннарда гына бар. Банк кушымтасында яңа төр хезмәт пәйда булсын өчен, аны иң элек яңартырга да кирәк.
– «Сбербанк» кушымтасында 1 сентябрьдән цифрлы акча янчыгы ачу мөмкинлеге бар. Моның өчен күпсанлы хезмәтләр арасыннан «Карта рәсмиләштерү» дигәненә басып, астарак «Өстәмә мөмкинлекләр» дигәнен сайларга кирәк. Тик яңа акча янчыгын ачу бик ансат кына түгел икән. Система цифрлы счетны иң элек Дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Бу эш шактый вакытны да ала. Шуннан соң мәгълүматларны эшкәртү өчен рөхсәт бирергә, ике катлы яшерен код уйлап табарга кирәк.
– «Ак Барс банк»ның кесә телефонындагы кушымтасында да яңа төр хезмәтне тәкъдим итәләр. «Моның өчен «Витрина» төймәсенә басарга, аннары «Кредит һәм дебет карталары» дигән хезмәтне сайларга кирәк. Шуннан соң «Цифрлы карта» дигән төймәгә басасы гына кала, – дип аңлаттылар кредит оешмасының техник ярдәм хезмәтендә. – Цифрлы карта шунда ук әзер була. Сез аның белән сатып алуларны башкара яки акча күчерә аласыз. Кибеттә исәп-хисап ясау өчен карта реквизитлары яки махсус QR-код та җитә».
– 1 сентябрьдән цифрлы рубль белән түләү мөмкинлеге маркетплейсларда да булырга тиеш. Тик «Вайлдберриз»да да, «Озон»да да яңача исәп-хисап ясап карап булмады. Соңгысында, мәсәлән, цифрлы акча янчыгы гомумән дә ачылмый. Тиешле төймәгә баскач, «техник эшләр бара» дигән язу гына чыга. Техник хезмәттә дә ярдәм итә алмадылар. Телефонның теге очында кушымтаны яңартып карарга һәм көтәргә генә киңәш иттеләр.
«Кушканны эшләмичә кара»
Автомобильләр сату белән шөгыльләнүче Динар Мәҗитов әйтүенчә, әлегә цифрлы рубльгә бәйле җавапларга караганда, сораулар күбрәк.
– Дөресен генә әйткәндә, без бу мәсьәләне өйрәнә генә башладык әле. Кече бизнес буларак, ашыкмасак та ярый. Минем бу эш белән шөгыльләнә алырлык белгечләрем дә юк әле. Аңлавымча, барлык операцияләрне цифрлы рубльгә күчерү мәҗбүри түгел. 2026 елның 1 сентябреннән ул сатып алучылардан акча алуга гына кагыла. Товар белән тәэмин итүчеләр белән ничек исәп-хисап ясарга, хезмәт хакларын ничек түләргә икәнен һәр эш бирүче үзе хәл итә. Цифрлы рубль дәүләт оешмалары һәм банклар белән эшләүне тизләтәчәк дип әйтәләр. 2027 елның 1 сентябреннән физик затлардан цифрлы түләү алган өчен комиссия 0,3 процент тәшкил итәчәк. Бу тиз түләү системасына (СПБ) караганда кимрәк. Әмма барысы да дәүләт сәясәтеннән тора. Цифрлы рубль юктан гына уйлап чыгарылган дип уйламыйм. Төп максат – базарны «агарту», минемчә. Керемнәр һәм чыгымнарны контрольгә алалар икән, салым түләүдән качып йөрүчеләр дә күләгәдән чыгарга мәҗбүр булачак. Моның гади халыкка файдасын гына аңлап бетермим. Тик дәүләт кушканны эшләмичә кара, – ди эшкуар.
Финанс киңәшче Тимур Йосыпов фикеренчә, цифрлы рубль акча туплау өчен түгел, ә исәп-хисап ясау өчен отышлы. «Аннан файдалану ирекле, ә барлык банк операцияләре бушлай булачак. Тагын шунысы да бар: хисап счетындагы 1,4 миллион сумнан артык акча да куркынычсыз урында сакланачак, – ди ул. – Россия әлеге юнәлештә хәрәкәт итә торган бердәнбер ил түгел. Кытайда, мәсәлән, цифрлы юань инде берничә елдан бирле кулланыла. Бу – финанс системасын цифрлы үстерүгә чираттагы адым. Ә бездә, белүебезчә, цифрлаштыруга зур әһәмият бирелә. Димәк, кирегә юл юк».
Сан
Халык арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, Казанда яшәүчеләрнең 40 проценты ипотека турында бернинди кыенсынусыз сөйләшергә риза. Шул ук вакытта 24 проценты куллану кредиты алуы турында авыз ачып ләм-мим бер сүз дәшмәячәк. Белгечләр моны халыкның ипотеканы – киләчәккә инвестиция, тораклы булу мөмкинлеге, ә куллану кредитын исә финанс хәлләренә бәя буларак кабул итүләре турында әйткән. Банкка булган бурычлары турында ир-атлар (55 процент) хатын-кызларга (44 процент) караганда ешрак сөйли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез